Сайлагыз! |
|
|
Категоряләр |
|
|
Чатчык |
|
|
ClustrMaps |
|
|
Регистрация |
|
|
Календарь |
« Май 2024 » | Дү | Си | Чәр | Пән | Җом | Шим | Як | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|
|
Главная » Архив материалов
Мин алтынчы класста укыйм. Безнең класста 2 кыз бар: Айсылу белән Зөһрә. Исемнәре дә җисемнәренә туры килеп тора. Айсылуның һәр эшләгән эше бик төгәл, җиренә җиткереп башкарылган булыр. Сылу дими, ни дисең. Ә Зөһрә – гел беренче, нәкъ менә Зөһрә йолдыз инде. Алар үзара бик тату. Үзләре дә "4”, "5” билгеләренә генә укыйлар, безгә дә ялкауланырга ирек бирмиләр. Тәртипле, әдәпле булырга да алардан өйрәнәбез. Аларга ярдәм кирәк булганда, без дә читтә калмыйбыз, кулыбыздан килгән кадәр булышабыз, усаллардан яклыйбыз. Кызлар! Без сезне бик яратабыз!
|
Ел буе көтеп алына торган иң күңелле, иң күп чәчәкле бәйрәм – Халыкара хатын– кызлар көне килеп җитте. 8 Март – чәчәкләр бәйрәме, дисәк тә, арттыру булмастыр, мөгаен. Чөнки көчле затларыбыз бу көнне сөйгәннәрен нәкъ менә шушы табигать могҗизасы белән куандырырга омтыла.ә менә кайсы чәчәкнең ни аңлатуын белүчеләр сирәктер. Шуны истә тотып һәм сезгә чәчәк сайларга булышу максатыннан чыгып, түбәндәге белешмәне тәкъдим итәбез.
|
Хөрмәтле кызлар һәм хатын-кызлар!
Сезне якынлашып килүче язның беренче бәйрәме - 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Эшләрегездә, укуларыгызда зур уңышлар, саулык сәламәтлек телибез. Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Гаиләләрегездә бик-бик бәхетле, кирәк һәм сөекле кешеләр булып яшәгез. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак чикләп үтсен. Бәйрәм белән С
...
Читать дальше »
|
Район күләмендә әлеге бәйге ел саен үткәрелә. Бу уку елында ул ике өлештән торды. I турда әйдаманның эш папкасы тәкъдим ителде. 29 әйдаманның бары 13-е генә II турга үтә алды. "Яшьлек” мәдәни үзәгендә бәйге бик киеренке һәм мавыктыргыч үтте. Әйдаманнар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр, презентация тәкъдим иттеләр. "Мирас юлы”, "Эзтабар юлдашы”, "Галстуклар иле” программалры буенча сорауларга җавап бирделәр. Һәр әйдаман үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте. Бәйге кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 8 нче класс укучысы Талипова Лилия катнашты. Ул үзенең белемле, тапкыр, кыю, зирәк булуын
...
Читать дальше »
|
Март – яз түгел, яз алды.
Март коры, ә май юеш булса – иген уңар.
Мартта томаннар еш булса, җәй яңгырлы булыр.
14 мартта кар яуса – уңыш булыр, бу көнге җылы җил – яңгырлы җәйгә, төньяктан җил – салкын җәйгә.
|
Бүген район үзәгендә укытучыларның кышкы спартакиадасы узды. Бөтен мәктәпләрдән җыелган укытучылар 8 төр ярышта катнашып көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗә буенча безнең мәктәп командасы 5 урынны яулады. Шәхси беренчелектә математика укытучысы Ләйсән Солтанова шорт-тректа III урынны алды!
|
Бүген мәктәптә Сәламәтлек көне үткәрелде. 5-11 класс укучылары Түбәләс тавына бардылар, ә башлангыч класслар мәктәптә төрде уеннар уйнап ял иттеләр.
Һәр авылнаң да матур, ял итәрлек, җан тынычлыгы алырлык урыннары була. Безнең Киров авылында да бар андый җир. Бу – Түбәләс тавы. 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көнендә без, бөтен мәктәп укучылары, Түбәләс тавына ял итәргә бардык. Башта һәр класс үз учагын кабызып җибәрде. Пилмәннәр пешкәнче, без чанада, чаңгыда шуып алдык. Табигать шулкадәр рәхәт, саф, иркен. Бөтен җирдә бала – чага тавыш
...
Читать дальше »
|
12 февральдә Казан әһәренең 14нче татар гимназиясендә Ибраһим Хәлфин исемендәге республика фәнни-гамәли конференция үтте. Анда безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Гүзәл Шәрәфетдинова катнашып кайтты. Укытучысы - Н.М.Җиһангирова. Ул "Дебют в науке" номинациясендә җиңүче дип табылды һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының Мактау кәгазе һәм сертификат белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!
|
Бүген мәктәбебездә ике бик зур әһәмияткә ия булган кичә үткәрелде. Аның берсе Дәүләт Советы депутатларының "БДИ ны калдырыргамы?” дигән темага эшлекле сөйләшү булса, икенчесе студентлар белән очрашу булды. Беренче өлештә һәр укучы депутат ролендә үз чыгышларын тәкъдим итте, студентлар үзләренең БДИ ны ничек тапшырулары һәм аның тискәре, уңай якларын күрсәтеп киттеләр. Студентлар арасында мәктәбебезнең йөзек кашы булган Лениза Касыймова, Венера Ялалова, Айдар Маннанов, Ренат Батыров, Рамил Рашитов, Эльвир Миргалимовлар бар иде. Үзләренең кайда укулары һәм чынлап та анда менә шушы имтиханнар ярдәмендә конкурстан үтүләре
...
Читать дальше »
| |
|
Эзләсәң табарсың |
|
|
Сораштыру |
|
|
Яңалыклар архивы |
|
|
Статистика |
Монда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
:::::: |
|
|
|