Бүген мәктәбебездә ике бик зур әһәмияткә ия булган кичә үткәрелде. Аның берсе Дәүләт Советы депутатларының "БДИ ны калдырыргамы?” дигән темага эшлекле сөйләшү булса, икенчесе студентлар белән очрашу булды. Беренче өлештә һәр укучы депутат ролендә үз чыгышларын тәкъдим итте, студентлар үзләренең БДИ ны ничек тапшырулары һәм аның тискәре, уңай якларын күрсәтеп киттеләр. Студентлар арасында мәктәбебезнең йөзек кашы булган Лениза Касыймова, Венера Ялалова, Айдар Маннанов, Ренат Батыров, Рамил Рашитов, Эльвир Миргалимовлар бар иде. Үзләренең кайда укулары һәм чынлап та анда менә шушы имтиханнар ярдәмендә конкурстан үтүләре турында искәртеп үттеләр. Тамашачы һәм укытучылардан да сорау алынды. Аудитория БДИ ның чыннан да кирәк, аның уңай яклары күбрәк дигән нәтиҗәгә килде. Бәйрәмнең икенче өлешендә "Тамчы шоу” интеллектуаль күңел ачу уены булды. Ярышта ике команда да җиңүче дип танылды, дуслык җиңде. Кичә һәрберебезгә дә бик ошады, тамашачы гына түгел, студентларыбыз да бик күтәренке кәеф белән мәктәп залыннан таралышты.
Ахсанова Айсылу, 9 класс |