Җомга
29.03.2024
04:51
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Кировская средняя школа
Главная Регистрация Вход
Мәктәп директорлары »
Сайлагыз!

Категоряләр
Спорт [7]
Мероприятиеләр [26]
Семинарлар [5]
Имтиханнар [4]
Бәйрәмнәр [9]
Мәктәп сулышы [6]
Төрлесеннән [9]
Котлаулар [7]
Конкурслар [4]
Ярышлар [4]

Чатчык

ClustrMaps
Locations of visitors to this page

Регистрация

Календарь
«  Март 2024  »
ДүСиЧәрПәнҖомШимЯк
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Киров урта мәктәбе директорлары
 
1952-1953 – Шамил Хәсәнов
1953-1954 – Васих Хафизов
1954-1956 – Мирсәяф Мосабиров
1956-1957 – Гыйльметдин Дәминов
1957-1958 – Мофаваза Минаева
1958-1968 – Газиз Мәҗитов
1968-1970 – Фирдәвес Әгъзамов
1970-1972 – Георгий Сергеев
1972-1975 – Хәнәфи Гәрәев
1975-1979 – Флүр Галләмов
1979-1987 – Илгизәр Шәвәлиев
1987-1995 – Ришат Касыймов
1995-1996 – Фидания Фәтхиева
1996-2004 – Галия Гыйлманова
2004-2006 – Шамил Латыйпов
2006-2008 – Илшат Гарипов
2008-2010 – Әхсән Нургалиев
2010 елдан - Гөлназ Вәлиева
 
   Шамил Хәсән улы Хәсәнов 1917нче елның 12нче ноябрендә Иске Богады авылында туган. Балачагы туган авылында узган. Сугышка кадәр Минзәлә педучилищесын тәмамлый һәм укыта башлый. Сугыш башланганчы армиягә алына. Сугыш башлангач Чиләбегә командирлар әзерли торган тизләтелгән курсларга җибәрелә һәм политрук булып чыга. Разведротада политрук булып хезмәт итә, контузия ала. Җиңү көнен Кенигсбергта каршылый. Күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 1952нче елда Киров мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 1953нче елда Казанга партшколага укырга җибәрелә. Калинин районында райком инспекторы булып эшли. Калинин районы беткәч, Киров совхозына партком итеп җибәрелә. Соңрак клуб мөдире, почта начальнигы булып эшли. Авыл советында председатель эшен алып бара. Секретарь вазыфасы бирелгәннән соң шул эшне пенсиягә чыкканчы дәвам итә.
 
   Васих Хафизов 1913нче елның 22 мартында Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган. Урта белемне туган авылында ала, 1938нче елда Казан Хокук институтын тәмамлый. 1940-42нче елларда Саба, 1942-47нче елларда Сарман, 1947нче елда Ворошилов һәм Калинин районнарында прокурор булып эшли. 1950нче елда РОНО системасында хезмәт куя. Исәндек мәктәбендә эшли. 1953нче елның 7 августыннан Киров мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Авыру сәбәпле 1952-58нче елларда немец теле укытучысы булып эшли. 1964нче елның 3 октябрендә вафат була.
 
   Газиз Мәҗитов 1913 нче елда Чуракай авылында туган. Шул ук авылда урта белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хезмәткә алына. Капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. Сугыштан кайткач Күҗәкә, Зөбәер, Кормаш авыллары мәктәпләрендә директор булып, Калинин районы чагында инспектор булып эшли. 1958нчы елда гаиләсе белән Киров совхозына күченеп киләләр. Шул елдан башлап, 1968нче елга кадәр мәктәптә директор булып эшли.
 
   Георгий Сергеев 1939нчы елның 9 ноябрендә туган. 1966нчы елда Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 1970-72 елларда Киров мәктәбендә директор булып эшли. 1973-76нче елларда Пучы сигезеллык мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли һәм физика, математика фәннәрен укыта. Тормыш иптәше Роза Исмәгыйлевна рус һәм немец теленнән белем бирә. Аннан соң Актанышта унбер ел инспектор булып эшли. Сергеев Георгий Хезмәт Ветераны, 100 еллык медаль иясе. Бик күп грамоталары бар.
 
   Хәнәфи Гәрәев 1936нчы елда Түмерҗә авылында туган. Шул ук авылда башлангыч белем ала, Теләкәй җидееллык мәктәбен тәмамлый. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, армия сафларында хезмәт итә. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Богады мәктәбендә математика укыта. Районда комсомол оешмасында эшли. Такталачык мәктәбендә физика укыта һәм организатор вазыйфасын башкара. 1972-75нче елларда Киров урта мәктәбендә директор булып эшли. Аннан соң Олыимән мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Майсызландырылган коры сөт заводында җиде ел эшләп лаеклы ялга чыга. Хезмәт ветераны, грамоталары бар.
 
   Флүр Галләмов Яңа Кадермәт авылында 1940нчы елның 30 апрелендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткән җирдән кайтмый, әнисе биш баланы берүзе тәрбияли. Актаныш мәктәбендә урта белем ала. Богады мәктәбендә физкультура, хезмәт укыта. 1964-67нче елларда армия сафларында хезмәт итә. 1975нче елга кадәр Богады мәктәбендә тарих фәнен укыта, организатор вазыйфасын башкара. 1975-79нчы елларда Киров мәктәбендә директор булып эшли. 1979нчы елдан Парткабинетта, аннан Пучы урта мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 2007 елда вафат була. Ул Хезмәт ветераны, грамоталары, Рәхмәт хатлары бар.
 
   Илгизәр Шәвәлиев 1944нче елның 25нче маенда Актаныш авылында туган. Актаныш урта мәктәбен бетергәннән соң, Алабуга дәүләт педагогия институтында физика-математика факультетында укый. 1970нче елда Чуракай мәктәбендә физика-математика укытучысы булып эшли башлый. Аннан Такталачык мәктәбендә тәрбия эшләре буенчы директор урынбасары, Зөбәер мәктәбенә мәктәп директоры итеп билгеләнелә. 1979нчы елдан 1987нче елга кадәр Киров урта мәктәбенә директор булып эшли. 1987нче елдан 2004нче елга кадәр Актаныш мәктәбендә директор булып эшли. Ул Татарстанның атказанган укытучысы, СССР Халык мәгарифе отличнигы, Делегат СССР за народное образование.
 
   Ришат Мансур улы Касыймов 1957нче елның 26нчы июнендә Актаныш районы Чуракай авылында туган. 1964-74нче елларда Чуракай урта мәктәбендә белем ала. Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә, 1979нчы елда аны тәмамлый. Аннан Чуракай урта мәктәбендә француз теле укытучысы булып эшли башлый. 1987нче елда Киров урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 1995нче елда район Мәгариф бүлеге мөдире итеп күчерелә. 1996-99нчы елларда Киров авылы җирле үзидәрә советы рәисе булып эшли. 1999нчы елның январеннән Киров урта мәктәбенә тарих һәм география укытучысы булып кайта. Хәзерге көндә француз телен укыта.
 
   Фидәния Фәтхиева 1954нче елда Актанышбаш авылында туган. Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, 1972нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетының рус теле бүлегенә укырга керә. 1975нче елда тормышка чыга, ике кызы бар. 1976нчы елның сентябреннән Киров урта мәктәбендә рус теле укыта. 1979нчы елдан 1995нче елга кадәр тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1995-96нчы елларда мәктәп директоры була. 1996нчы елда Актаныш районы Мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләнә, 2003нче елга кадәр эшли. 2003нче елдан бүгенге көнгә кадәр ул ПУ-80 директоры. Халык мәгариф отличнигы, Югары категорияле җитәкче, күпсанлы СССР, ВЛКСМ грамоталары белән бүләкләнә, бик күп рәхмәт хатлары бар.
 
   Галия Фәтхелбаян кызы Гыйльманова 1952нче елда Иске Кадермәт авылында туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Богады урта мәктәбендә укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1996нчы елда Киров урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 2003нче елга кадәр эшли. 2004нче елдан Богады мәктәбе директоры. Хезмәтләре өчен профсоюзларның Мактау китабына кертелә, Район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә, Халык мәгарифе отличнигы. "Ел директоры-2000”, РФ мәгарифенең почетлы хезмәткәре, Югары категорияле җитәкче.

   Шамил Фатих улы Латыйпов
 
   Илшат Миңненәҗип улы Гарипов 1970нче елның 9нчы июнендә Киров авылында туган. 1977нче елда Киров урта мәктәбенә укырга керә, 1986нчы елда тәмамлый. 1998-2003нче елларда Алабуга дәүләт педагогия университетында укый. 1999нчы елдан Киров урта мәктәбендә информатика укытучысы булып эшли. 2006-2008нче елларда директор булып эшли.
 
   Әхсән Әзһәр улы Нургалиев 1982нче елның 23нче сентябрендә Иске Сәфәр авылында туа. 1989нчы елда Иске Сәфәр авылы мәктәбенә укырга керә. 1999нчы елда тәмамлый. 1999-2004нче елларда Казан дәүләт педагогика универтитетының физика факультетында укый. 2004-2008нче елларда Богады урта мәктәбендә информатика, математика фәннәрен укыта. 2008-2010 елларда Киров урта мәктәбендә директор булып эшли. 2010 елда Сәфәр урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

 
Гөлназ Сәгыйтҗан кызы Вәлиева
 
Эзләсәң табарсың

Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 80

Яңалыклар архивы

Статистика

Монда барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

::::::


Ахсан Нургалиев, Алсу Хантимирова. Кировская СОШ © 2024