Пәнҗешәмбе
18.04.2024
07:01
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Кировская средняя школа
Главная Регистрация Вход
Мәктәп тарихы »
Сайлагыз!

Категоряләр
Спорт [7]
Мероприятиеләр [26]
Семинарлар [5]
Имтиханнар [4]
Бәйрәмнәр [9]
Мәктәп сулышы [6]
Төрлесеннән [9]
Котлаулар [7]
Конкурслар [4]
Ярышлар [4]

Чатчык

ClustrMaps
Locations of visitors to this page

Регистрация

Календарь
«  Апрель 2024  »
ДүСиЧәрПәнҖомШимЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

МӘКТӘП ТАРИХЫ

   Авылыбызда башлангыч мәктәп 1933 елда ачыла. Беренче укытучы ГАТАУЛЛИН була. 1946 елга кадәр татар һәм рус класслары эшли. Рус классы белән А.С.ЗИНОВЬЕВА җитәкчелек итә. Мәктәп камыштан эшләнгән була.
   1946-47 еллар. Укытучылар - ДӘҮЛӘТШИНА ФӘХИРӘ, ХИСАМОВА МӘХМҮЗӘ, ЗИНОВЬЕВА апалар. Укучыларында биология фәненә мәхәббәт тәрбияләгән, киңәшче дә, ярдәмче дә Мәхмүзә апа авылыбызның ак әбисе хәзер. Җидееллык мәктәп ачылганчы, укучылар Сәфәр мәктәбенә барып укыйлар.
   1951-52 уку елында совхоз башлангыч мәктәбе җидеелык итеп үзгәртелә. Укытучылар да арта. Бу елларда АБУЯРОВА МӨСӘННӘДӘ, АБУЯРОВА АНИЯ, ЗАКИРОВА ГӨЛБИКӘ, МУЛЛАКАЕВА МӘЙМҮНӘ, ВАСИХ ХАФИЗОВЛАР белем бирә.
   1959-60 уку елында совхозда сигезьеллык мәктәп эшли башлый. Бу елларда инде укытучылар сафына АБУЯРОВ ЗӨФӘР, САФИУЛЛИНА ГАЛИЯ, ЕРМАКОВ АРКАДИЙ, МУСАВИРОВ МИРСӘЯФ, БАРИЕВА ХӘНӘ, ДӘМИНОВ, КЫЯМОВА ФӘЙРҮЗӘЛӘР килеп кушыла. 1953-54 нче елларда мәктәп зурайтыла, икенче урынга (иске зират яны) күчерелә. Мәхмүзә апа Хисамова бу көннәрне: "Мәктәп төзүдә ата-аналар, укучыларның ярдәме зур булды",- дип искә ала. Бу мәктәптә 1984 елга кадәр укыйлар.
   1969-70 елга кадәр укучылар урта белемне Пучы мәктәбендә алалар. Шул елны урта мәктәп итеп үзгәртелә. Сәфәр, Усы, Олыймән авылы укучылары да килеп укый. Алай гына да түгел, сугыш чорында укый алмаучыларны да искә алып, барлык кешеләр дә урта белемле булсын өчен кичке мәктәп эшли. Безнең күп кенә эшче-хезмәткәрләребез шунда укып урта белем алалар. Иске мәктәп янында бик бай бакча булган. Аның белән укытучы Мәхмузә апа Хисамова җитәкчелек итә. 1963 елларда мәктәп куян асраучылык белән шөгыльләнә. Мәктәп ачылган чорда мәктәптә 40-50 укучы һәм 2-3 укытучы эшләсә, 1967 елларда 352 укучы укый, аларны 21 укытучы укыта, шуларның 11е югары белемле.
   1984 елда барлык авылдашларны, укучы һәм укытучыларны сөендереп, яңа мәктәбебез ачылды. Менә шул көннән башлап бөтен уңайлыклары булган белем йортында балаларның шат тавышлары, эзләнүчән, талантлы укытучыларның тынгысыз хезмәте хәзер дә дәвам итә. Бүгенге көнгә 3 катлы бу гүзәл мәктәптә 19 дәрес-кабинеты, спортзал, 60 урынлы ашханә, 5100 экз. әдәби һәм дәреслекләре булган китапханә, 200 урынлы актлар залы, мастерской бар. 1987 елдан алып "Туган якны өйрәнү" музее эшләп килә. Заман таләбенә туры килеп җиһазландырылган информатика кабинеты бар. Бүгенге көндә мәктәптә 19 укытучы 98 укучыга белем бирә.
 
 
Эзләсәң табарсың

Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 80

Яңалыклар архивы

Статистика

Монда барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

::::::


Ахсан Нургалиев, Алсу Хантимирова. Кировская СОШ © 2024