Дүшәмбе
16.12.2019
13:49
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Кировская средняя школа
Главная Регистрация Вход
Актаныш районына - 80 ел »
Сайлагыз!

Категоряләр
Спорт [7]
Мероприятиеләр [26]
Семинарлар [5]
Имтиханнар [4]
Бәйрәмнәр [9]
Мәктәп сулышы [6]
Төрлесеннән [9]
Котлаулар [7]
Конкурслар [4]
Ярышлар [4]

Чатчык

ClustrMaps
Locations of visitors to this page

Регистрация

Календарь
«  Декабрь 2019  »
ДүСиЧәрПәнҖомШимЯк
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031

Киров авыл җирлеге атамалары.
 
   "Мурзин әрәмәсе”. Әрәмәлек Олыймән авылына барганда уң якта урнашкан. Аның атамасы Илик Мурзин исеме белән бәйле. Табигатьнең иң матур җиренә урнашкан бу әрәмәлектә сыерлар өчен җәйге лагерь булган. Бу җәйләүдәге эшнең торышын, сөт җитештерүнең күләмен тикшерә, өйрәнә торган булганнар. Безнең авылга вәкил булып район газетасы хәбәрчесе Илик Мурзин җибәрелә. Ул һәрвакыт яратып шул җәйләүгә килгән, андагы булган хәбәрләрне район газетасында яктыртып бара. Авылда төпләнеп кала. Авыл халкы белән дус, тату яши. Ә бер көнне җәйләүдәге маллар басуга кереп, ямь-яшел уҗым ашап, күбенәләр. Күп мал һәлак була. Шушы хәлдән соң, Илик Мурзин бик борчыла, авырый башлый һәм әрәмәлеккә кереп асылынп үлә. Шуннан соң бу әрәмәлек – Мурзин әрәмәсе дип йөртелә башлый.
   "Терпеле сызасы”. Мурзин әрәмәсе яныннан Терпеле елгасы ага. Бу кечкенә генә елга урау юллар узып Сөн елгасына килеп кушыла. Елга Кадермәт, Терпеле авыллары аша узганга, ул җирне – Терпеле сызасы дип атыйлар.
   Дәүләт чокыры. Бикчәнтәй, Апач авыллары белән чиктәш булган Түбәләс тавының бер чокырын Дәүләт чокыры дип атыйлар. Моның да үзенә күрә бер тарихы бар. Авылыбызның Дәүләт исемле бер кешесе районга - җыелышка бара. Юлда кайтканда моңа бер таныш түгел кеше дә иярә. Ул кеше – Мөслим районыныкы була. Болар нәрсәгәдер, бәхәсләшеп, кызып китәләр. Сугыш үлем белән төгәлләнә. Дәүләт бу вакыйгадан соң авылга кайтмый, шушы чокырга кереп яшеренә. Бер атнадан соң Дәүләтне эзләп табалар, кулга алалар.
   Мансур лапасы. Усы авылы белән чиктәш булган бер урынны - Мансур лапасы дип атыйлар. Бу урында элек Мансур исемле бер бай яшәгән. Ул бик атлар яраткан, күп итеп атлар тоткан. Хәзер инде бу җирләрдә бер нәрсә дә сакланмаган, ә "Мансур лапасы” дигән исем генә сакланып калган.
   "Таш тау” - Түбәләс тавының иң биек, иң матур тауларының берсе. Җәй көннәре бу тауда дару үләннәре, кып-кызыл сусыл җиләкләр бик күп була. Кыш көне Таш тау чаңгы шуучы балаларны, өлкәннәрне көтеп ала. Таш тауның бер серле ягы да бар әле. Җәйнең иң кызу көннәрендә дә аның итәкләрендә кар өемнәрен күрергә була. Бөек Ватан сугышы елларныда бу тауда ир-егетләребезне алыштырган хатын-кызларыбыз кирпеч сукканнар.
   "Ыштан балагы”. Түбәләс тавының бер өлешендә "Ыштан балагы” исемле бер җир бар. Әгәр дә бу җирне ерактан җентекләп карасаң, борынгы әбиләребез киеп йөргән ыштанны хәтерләтә. Шуңа бу тиргә Ыштан балагы дигән исем бирелгән.
   "Куян яланы”. Ялан авылдан ерак түгел, урман эчендә урнашкан. Бу яланда элек куян фермасы урнашкан, куян асраганнар. Еллар уза. Заманалар үзгәрә. Куян фермасы бетерелә. Күбрәк табыш китерүче – дуңгызчылык тармагын ачып җибәрәләр.
 
 
Алма-Ата авылы тарихы
 
   Алма-Ата авылы революциядән соң оешан авылларның берсе. Иң беренче бу авылга Казахстанның Алма-Ата шәһәреннн казахлар, үзбкләр күчер килә. Авыл шуңа күрә Алма-Ата кушаматын алган. Дүрбаев, Карабаев авылны оештыручылар булып торалар. Кызыл төбәк җиренә дә казахлар, латышлар, керәшеннәр күчеп килә.
   1945 елны авылда фермалар, тулай тораклар төзелә. Шул елларда Киров совхозыннан да кешеләр хчеп киләләр. Бишкүмәчтән килгән Шәйгәрдән бабай иң беренче булып агачтан йорт сала. Авылның табигате бик матур: урманы җиләк-җимешкә, гөмбәгә бай, умарта асрарга, бакча үстеререгә уңайлы була. 1957 елда атлар фермасы төзелә.
   1960 елда иске йортлардан мәктәп төзелә. Ул елларда мәктәптә Солтанов Нурулла абый укыта. Илһамия исемле яшь кыз, Мирсалихова Разия Касыймовна да укучыларга белем бирә. Ул чорда мәктәптә 25 укучы белем ала. 1967-1968 елларда мәктәп бетерелә. Авылның мәдәният йорты була. Төрле-концерт кичәләр, спектакльләр куела. Атнага бер тапкыр тавышсыз кино күрсәтелә. Күчмә китапханә бик җанлы оешкан була. Җитәкчесе Шәйхелмәрдәнова Роза апа авыл халкын китаплар белән тәэмин итеп тора.
   Сугыштан соңгы еларда аывлда тормыш авыр була, ашарга булмый. Әмма 1948 елларда, Җамал апа сүзләренә араганда, икмәк салып ашый башлаганнар. Тормыш җиңеләйде дигәндә, илдә кече авылларны берләштерү башлана. Алма-Ата авылын Киров совхозына күчерергә дигән арар чыгарыла. 1968 елларда авылны күчереп утырту вакытында читтән килгән казахлар, керәшеннәр үченеп китәләр. Б усәясәтне авыл халкы зур борчылу белән күтәрә. Киров совхозына күчеп, үзләре бер урам булып утыралар.
   Гүзәл табигатьле, матурлы, чисталыгы белән баша авыллардан аерылып торган Алма-Ата авылы юкка чыгарыла. Үпме әрнегән йөрәк, сагышлы үзләр бүген дә югалган авылга төбәлгән, күңелләрдә авыр тойгылар кузгала.
 
Эзләсәң табарсың

Сораштыру
Сез мәктәпкә йөрергә яратасызмы?
Всего ответов: 64

Яңалыклар архивы

Статистика

Монда барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

::::::


Ахсан Нургалиев, Алсу Хантимирова. Кировская СОШ © 2019