Сайлагыз! |
|
|
Категоряләр |
|
|
Чатчык |
|
|
ClustrMaps |
|
|
Регистрация |
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Дү | Си | Чәр | Пән | Җом | Шим | Як | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
|
|
Главная » Бәйрәмнәр
Бүген мәктәбебездә Укытучылар һәм өлкәннәр көнен үтте. Мәктәпкә мәгариф ветераннары да чакырылды. Кичәбез укучылар чыгышы белән башланып китте. Укытучыларга үзләренең рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Соңыннан кичә табын артында дәвам итте. Ветеран укытучыларның күңелләре булып, рәхмәтләрен әйтеп кайтып киттеләр.
|
Хөрмәтле укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм укучылар!
Сезне барыгызны да Яңа ел – 2010 нчы ел – Ак юлбарыс елы белән тәбрик итәбез! Бу елда Сезгә бары тик имәннәрдәй ныклы сәламәтлек, яңа яуган ак карлардай бәхет, Урал тауларыдай зур уңышлар, күктәге йолдызлар санынча шатлыклар гына юлдаш булсын. Киләсе көннәребез тыныч, матур, кайгы- хәсрәтләрсез булса иде. Яңа ел мөбәрәк булсын!
|
Мәктәптә укучыларның Яңа ел кичәләре үткәрелә:
29 декабрь, 16:00 - 7-11 класслар (бал-маскарад)
30 декабрь, 13:00 - 1-6 класслар
Рәхим итегез!!!
|
Без, мәктәбебезнең 9-11 нче класс укучылары, 1000 еллык тарихы булган борынгы Алабуга шәһәренә экскурсиягә бардык һәм сәяхәттән бик тә кәнагать калдык. Сәяхәтебезне Алабуга шәһәренең иске өлешеннән башладык, ә шәһәр тулаем алганда 2 өлештән тора: иске һәм яңа өлешләрдән. Беренче эш итеп бөек шәхес Надежда Дурованың музее һәм һәйкәле,тормыш юлы белән таныштык, аның изге һәм искиткеч бөек хезмәте турында ишеткәч,бездә бары тик соклану хисләре генә уянды,мәгълуматләр бик тә кызыклы булды, безгә бик тә ошады. Аннары соң шайтан шәһәрчегенә юл тоттык. Анда шәһәрнең зур юбилее уңаеннан яңарышлар кертелсә дә, борынгы
...
Читать дальше »
|
1-10 октябрь Киров урта мәктәбендә “Өлкәннәр ункөнлеге” дип игълан ителде. Эш план нигезендә алып барылды. Һәр класска ялгыз әби-бабайлар бүленеп бирелде: 1 класс – үз әби-бабайлары, 2 класс – Фәридә апа,
...
Читать дальше »
|
5 октябрь хөрмәтле укытучыларыбыз бәйрәме! Шул уңайдан безнең мәктәптә 3 октябрь көнне бәйрәм кичә үткәрелде. Кичә бик күңелле утте. Аларны котлап укучылар биеделәр, җырладылар. Узләренең кечкенә генә бүләкләрен – чәчәкләр бүләк иттеләр. Форсаттан файдаланып без дә мәктәп директоры Әхсән Әзһәровичка куян бүләк иттек! Бәйрәмебездә шулай ук лаеклы ялдагы мөхтәрәм укытучыларыбызда килгән иде. Аларныда бәйрәм белән котлап бүләкләребезне бирдек. Әлбәттә, бәйрәмнәр сорауларсыз үтми, бездә укытучыларбызга кызыклы төрле соруларыбызны бирдек, күңелле итеп кичәбезне үткәр
...
Читать дальше »
|
Кичә мәктәптә чыгарылыш кичәсе булды, 11 укучыга өлгергәнлек аттестаты тапшырылды. Шулардан Садырова Айсылу укуны алтын, Шәйхелмәрдәнова Эльмира - көмеш медальгә тәмамладылар.
|
Бүген чыгарылыш классы укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде. Аларны котларга дип әти-әниләре, элекке классташлары, дуслары килгән иде. Шулай ук бүгенге бәйрәмгә район мәгариф бүлеге башлыгы Рәйлә Фәтхулловна Гыйздәтуллина да килде һәм чыгарышыл классы укучыларына үзенең котлауларын җиткерде.
| |
|
|
Эзләсәң табарсың |
|
|
Сораштыру |
|
|
Яңалыклар архивы |
|
|
Статистика |
Монда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
:::::: |
|
|
|