Сайлагыз! |
|
|
Категоряләр |
|
|
Чатчык |
|
|
ClustrMaps |
|
|
Регистрация |
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Дү | Си | Чәр | Пән | Җом | Шим | Як | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
|
|
АКТАНЫШ РАЙОНЫ КИРОВ АВЫЛЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА ЭШЛӘГӘН МӨДИРЛӘР ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘ
Мөхәмәтдинова Мөнәвәрә Мөхәмәтдин кызы.
Киров авылында беренче мөдир. Киров авылында беренче балалар бакчасы 1950 елда ачыла. Кечкенә агач бинага 15 бала йөри. Мөхәмәтдинова Мөнәвәрә Мөхәмәтдин кызы яңа ачылган балалар бакчасына мөдир итеп билгеләнә. Ул 1914 елның 5 маенда Актаныш районы яңа Богады авылында дөньяга килә. Богады җидееллык мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, читтән торып Минзәлә педучилищесында белем ала. Хезмәт юлын 1936 елда Яңа Әлем җидееллык мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып башлый. 1950 елга кадәр төрле авылларда укытучы булып эшли. Мөнәвәрә апа 1951-1961 елларда Киров авылы балалар бакчасында мөдир һәм тәрбияче хезмәтләрен башкара. Соңгы елларын Киров авылында кече кызы Роза апа тәрбиясендә уздырып, 1993 елда вафат була. Тормыш иптәше Фәрхетдинов Хөсәен Фәрхетдин улы белән өч бала, ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта ике кызы исән. Улы вафат. Олы кызы Әлмәт шәһәрендә яши, лаеклы ялда. Кече кызы атказанган мәдәният хезмәткәре. 37 ел Киров авылы китапханәчесе булып эшләп 2007 елны лаеклы ялга чыкты. Хәзерге вакытта да Киров балалар бакчасы белән элемтәдә тора, төрле бәйрәм иртәләрендә катнаша, үзенең матур киңәшләрен бирә. Бүгенге көндә Мөхәмәтдинова Мөнәвәрә апаның бер оныкчыгы балалар бакчасына йөри, ә ике оныкчыгын тәрбияләп мәктәпкә озаттык.
Бу фотога 1955 елны төшкәннәр. Беренче мөдир Мөхәмәтдинова Мөнәвәрә Мөхәмәтдин кызы (алгы рәттә,уңнан өченче) һәм беренче тәрбияче Закирова Гөлбикә Закир кызы (алгы рәттә, уңнан дүртенче) үзләре тәрбияләгән балалар белән.
|
|
Эзләсәң табарсың |
|
|
Сораштыру |
|
|
Яңалыклар архивы |
|
|
Статистика |
Монда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
:::::: |
|
|
|