Хөрмәтле кызлар һәм хатын-кызлар!
Сезне якынлашып килүче язның беренче бәйрәме - 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Эшләрегездә, укуларыгызда зур уңышлар, саулык сәламәтлек телибез. Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Гаиләләрегездә бик-бик бәхетле, кирәк һәм сөекле кешеләр булып яшәгез. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак чикләп үтсен. Бәйрәм белән Сезне!!!
P.S. Халыкара хатын-кызлар көне 1910 нчы елда Копенгагенда соиалисткаларның II халыкара конференциясендә "Икътисадый, социаль һәм сәяси тигез хокуклылык өчен көрәштә хатын – кызларның халыкара хезмәттәшлеге көне"н билгеләп үтү Клара Цеткин тәкъдиме белән кабул ителә. Башта бу бәйрәм төрле илләрдә төрле көннәрдә үткәрелә. 1914 нче елдан башлап, 8 март көнне билгеләп үтелә. Рәсәйдә 8 Март беренче мәртәбә 1913 нче елда бәйрәм ителгән. |