Район күләмендә әлеге бәйге ел саен үткәрелә. Бу уку елында ул ике өлештән торды. I турда әйдаманның эш папкасы тәкъдим ителде. 29 әйдаманның бары 13-е генә II турга үтә алды. "Яшьлек” мәдәни үзәгендә бәйге бик киеренке һәм мавыктыргыч үтте. Әйдаманнар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр, презентация тәкъдим иттеләр. "Мирас юлы”, "Эзтабар юлдашы”, "Галстуклар иле” программалры буенча сорауларга җавап бирделәр. Һәр әйдаман үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте. Бәйге кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 8 нче класс укучысы Талипова Лилия катнашты. Ул үзенең белемле, тапкыр, кыю, зирәк булуын күрсәтте һәм "Иң шәп әйдаман” бәйгесендә III урынга лаек булды. Лилиягә алдагы көннәрендә дә зур уңышлар, сәламәтлек телибез һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.
Шәяхметова Лира, педагог – организатор. |