Ел буе көтеп алына торган иң күңелле, иң күп чәчәкле бәйрәм – Халыкара хатын– кызлар көне килеп җитте. 8 Март – чәчәкләр бәйрәме, дисәк тә, арттыру булмастыр, мөгаен. Чөнки көчле затларыбыз бу көнне сөйгәннәрен нәкъ менә шушы табигать могҗизасы белән куандырырга омтыла.ә менә кайсы чәчәкнең ни аңлатуын белүчеләр сирәктер. Шуны истә тотып һәм сезгә чәчәк сайларга булышу максатыннан чыгып, түбәндәге белешмәне тәкъдим итәбез.
Кашкарый (астра) – гүзәллек билгесе.
Канәфер (гвоздика) – мин сине беркайчан да онытмам дигәнне белдерә.
Лилия - хөрмәт, яктылык.
Нәркиз – игътибарлылык.
Алсу розалар - ышан миңа, дигәнне белдерә.
Кызыл розалар – мин сине яратам, дигәнне белдерә.
Кызыл лаләләр (тюльпан) – мәхәббәт аңлату.
Сары лаләләр – елмаюга соклану.
Хрезантема – дөреслек. |