Бүген мәктәптә Сәламәтлек көне үткәрелде. 5-11 класс укучылары Түбәләс тавына бардылар, ә башлангыч класслар мәктәптә төрде уеннар уйнап ял иттеләр.
Һәр авылнаң да матур, ял итәрлек, җан тынычлыгы алырлык урыннары була. Безнең Киров авылында да бар андый җир. Бу – Түбәләс тавы. 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көнендә без, бөтен мәктәп укучылары, Түбәләс тавына ял итәргә бардык. Башта һәр класс үз учагын кабызып җибәрде. Пилмәннәр пешкәнче, без чанада, чаңгыда шуып алдык. Табигать шулкадәр рәхәт, саф, иркен. Бөтен җирдә бала – чага тавышы, шатлыклы авазлар, урманны яңгыратып көлүләр ишетелеп торды. Аннан соң без бергәләп утырып ашадык, тәмле итеп чәй эчтек. Ә соңыннан, егетләребезне бәйрәм белән котлап, бүләкләребезне тапшырдык.
Кашапова Айсылу , 6 класс укучысы |