Мин алтынчы класста укыйм. Безнең класста 2 кыз бар: Айсылу белән Зөһрә. Исемнәре дә җисемнәренә туры килеп тора. Айсылуның һәр эшләгән эше бик төгәл, җиренә җиткереп башкарылган булыр. Сылу дими, ни дисең. Ә Зөһрә – гел беренче, нәкъ менә Зөһрә йолдыз инде. Алар үзара бик тату. Үзләре дә "4”, "5” билгеләренә генә укыйлар, безгә дә ялкауланырга ирек бирмиләр. Тәртипле, әдәпле булырга да алардан өйрәнәбез. Аларга ярдәм кирәк булганда, без дә читтә калмыйбыз, кулыбыздан килгән кадәр булышабыз, усаллардан яклыйбыз. Кызлар! Без сезне бик яратабыз!
Хөсәенов Айнур, 6 класс. |