Март – яз түгел, яз алды.
Март коры, ә май юеш булса – иген уңар.
Мартта томаннар еш булса, җәй яңгырлы булыр.
14 мартта кар яуса – уңыш булыр, бу көнге җылы җил – яңгырлы җәйгә, төньяктан җил – салкын җәйгә.
15 мартта кар запасы күп булса – үлән тиз генә чыкмас.
17 мартта каргалар ояларын тәртипкә китерергә ашыкмаса, җылыны тиз генә көтмә.
18 мартта тамчы тамса – җәен боз яумас.
22 марттан соң катырулар даими булса, җәй җылы булыр.
22 мартка сыерчыклар килсә – яз җиткән дигән сүз, торна килсә – җылы көннәр башланыр.
Март бураннарында кар кырда тигез ятмаса – бакчада яшелчә уңар һәм икмәк күп булыр. |