Сайлагыз! |
|
|
Категоряләр |
|
|
Чатчык |
|
|
ClustrMaps |
|
|
Регистрация |
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Дү | Си | Чәр | Пән | Җом | Шим | Як | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
|
|
Главная » Архив материалов
2010 ел - Россия Президенты Д.А.Медведев Указы нигезендә Укыткчы елы дип игълан ителде. Укытучы - иң гүзәл, иң гуманлы, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк дә, уңышларыбызның башында укытучы тора.
Укытучы хезмәте авыр да, мактаулы да. Чөнки илгә белемле кешеләр тәрбияләп бирә. Беренче сыйныфка килгәч, балаларның нәни кулларыннан тотып, хәреф язарга, укырга, тирә-юньне танырга өйрәтә. Һәрбер баланың уңышына сөенеп, борчуларын урта
...
Читать дальше »
|
Хөрмәтле укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм укучылар!
Сезне барыгызны да Яңа ел – 2010 нчы ел – Ак юлбарыс елы белән тәбрик итәбез! Бу елда Сезгә бары тик имәннәрдәй ныклы сәламәтлек, яңа яуган ак карлардай бәхет, Урал тауларыдай зур уңышлар, күктәге йолдызлар санынча шатлыклар гына юлдаш булсын. Киләсе көннәребез тыныч, матур, кайгы- хәсрәтләрсез булса иде. Яңа ел мөбәрәк булсын!
|
Яңа елны һәр илдә дә яраталар, аңа төрлечә әзерләнәләр, һәр ил халкы аны үзенчә каршы ала. Австралиядә Яңа ел 1 гыйнварда башлана, бу вакытта анда шулкадәр эссе ди, хәтта Кыш бабай белән Карсылу Яңа ел бүләкләрен су коену костюмыннан таратып йөриләр. Ә Индонезиядә Яңа ел октябрьдә була. Бар халык яңа ел костюмнарында ел буе китергән үпкәләре өчен бер-берсеннән ярлыкау сорау йөриләр. Кытайда Яңа ел бәйрәме ракеталар һәм шартлаткычлар авазыннан гөрләп тора. Элегрәк биредә шартлаткычлар ролен бамбук таяклары үтәгән.
...
Читать дальше »
|
Без һәр елны киләчәккә өметләр баглап, борынгыдан килгән йола буенча бәхет һәм шатлыклар гына китерсен өчен, зур сөенеч-куанычлар белән каршы алабыз. Ә Яңа ел бәйрәме рухын безгә әлбәттә иң элек яшел чыршы, аңа өстәп шәмнәр-герляндалар, һәм һичшиксез эчкерсез елмаю бирә. Шушыларны үтәгән вакытта иң күркәм, иң самими бәйрәмнәрдән саналган Яңа ел кичәсенең кабатланмас, истәлекле хатирәсе хәтердә озак сакланыр. Шуңа күрә яңа елны онытылмаслык итеп каршы алырга, ә аның сихри матурлыгын ел буена сузып яшәргә тырышыгыз
...
Читать дальше »
|
Мәктәптә укучыларның Яңа ел кичәләре үткәрелә:
29 декабрь, 16:00 - 7-11 класслар (бал-маскарад)
30 декабрь, 13:00 - 1-6 класслар
Рәхим итегез!!!
|
Кичә Актаныш балалар иҗат үзәгендә район мәктәпләре арасында команда беренчелегенә теннис ярышы узды. Безнең мәктәп командасы (Камалов Р., Фатыйхова Э., Миргалимов И.) 13 мәктәп арасында III урынны яулады.
|
2009 нчы елның соңгы аена да аяк бастык. Декабрь ае икенче чирекне тәмамлаучы ай. Шушы 4 ай эчендә мәктәбебез укучыларының һәм укытучыларының уку, сәнгать, спорт буенча зур булмаса да уңышлары бар. Математика, тарих, җәмгыять белеме, география, биология, химия, татар теле, рус теле, ТИН, физкультура, технология фәннәре буенча олимпиадалар булып үтте. ТИН фәне бунча 11 класс укучысы Гизетдинов Илгиз (укытучысы Ә.В.Шәйхелмарданов), француз теле буенча 11 класстан И.Гизетдинов, 10 класстан Ф.Валитова, 9 класстан Т.Илдаровалар (укытучысы Р.М.Касимов) призлы урыннар яулады.
|
Без, мәктәбебезнең 9-11 нче класс укучылары, 1000 еллык тарихы булган борынгы Алабуга шәһәренә экскурсиягә бардык һәм сәяхәттән бик тә кәнагать калдык. Сәяхәтебезне Алабуга шәһәренең иске өлешеннән башладык, ә шәһәр тулаем алганда 2 өлештән тора: иске һәм яңа өлешләрдән. Беренче эш итеп бөек шәхес Надежда Дурованың музее һәм һәйкәле,тормыш юлы белән таныштык, аның изге һәм искиткеч бөек хезмәте турында ишеткәч,бездә бары тик соклану хисләре генә уянды,мәгълуматләр бик тә кызыклы булды, безгә бик тә ошады. Аннары соң шайтан шәһәрчегенә юл тоттык. Анда шәһәрнең зур юбилее уңаеннан яңарышлар кертелсә дә, борынгы
...
Читать дальше »
| |
|
Эзләсәң табарсың |
|
|
Сораштыру |
|
|
Яңалыклар архивы |
|
|
Статистика |
Монда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
:::::: |
|
|
|