2010 ел - Россия Президенты Д.А.Медведев Указы нигезендә Укыткчы елы дип игълан ителде. Укытучы - иң гүзәл, иң гуманлы, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк дә, уңышларыбызның башында укытучы тора.
Укытучы хезмәте авыр да, мактаулы да. Чөнки илгә белемле кешеләр тәрбияләп бирә. Беренче сыйныфка килгәч, балаларның нәни кулларыннан тотып, хәреф язарга, укырга, тирә-юньне танырга өйрәтә. Һәрбер баланың уңышына сөенеп, борчуларын уртаклашып яши укытучы. Тирәнлекнең – диңгездә, зирәклекнең – гыйлемдә булуын аңлата. Белем - галәм кебек, иге-чиге юк. Акыл – диңгезләрдәй тирән, белем – таулардай биек. Укытучы безнең кулларыбыздан җитәкләп, диңгезләргә алып керә, биек тауларга алып менә.
Хөрмәтле Укытучы! Авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телим. Сезнең укытучы хезмәтенә тугрылыклы, сабыр, кешелекле,балаларны яратучы олы йөрәкле кешеләр булып калуыгызга ышанам. Яшь буынны киләчәк тормышка әзерләүдә бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы, күңел күтәренкелеге телим.
Камалова Зөһрә, 6 класс |