Пәнҗешәмбе
02.05.2024
20:53
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Кировская средняя школа
Главная Регистрация Вход
»
Сайлагыз!

Категоряләр
Спорт [7]
Мероприятиеләр [26]
Семинарлар [5]
Имтиханнар [4]
Бәйрәмнәр [9]
Мәктәп сулышы [6]
Төрлесеннән [9]
Котлаулар [7]
Конкурслар [4]
Ярышлар [4]

Чатчык

ClustrMaps
Locations of visitors to this page

Регистрация

Календарь
«  Октябрь 2009  »
ДүСиЧәрПәнҖомШимЯк
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031

Главная » 2009 » Октябрь » 28 » Алабугага сәяхәт
10:14
Алабугага сәяхәт
   Без, мәктәбебезнең 9-11 нче класс укучылары, 1000 еллык тарихы булган борынгы Алабуга шәһәренә экскурсиягә бардык һәм сәяхәттән бик тә кәнагать калдык. Сәяхәтебезне Алабуга шәһәренең иске өлешеннән башладык, ә шәһәр тулаем алганда 2 өлештән тора: иске һәм яңа өлешләрдән. Беренче эш итеп бөек шәхес Надежда Дурованың музее һәм һәйкәле,тормыш юлы белән таныштык, аның изге һәм искиткеч бөек хезмәте турында ишеткәч,бездә бары тик соклану хисләре генә уянды,мәгълуматләр бик тә кызыклы булды, безгә бик тә ошады. Аннары соң шайтан шәһәрчегенә юл тоттык. Анда шәһәрнең зур юбилее уңаеннан яңарышлар кертелсә дә, борынгы болгар алымнары белән эшләнгән зур дивар безне бик тә куандырды, татар халкына карата горурлану хисләре уятты. Дивар каршыннан гына искиткеч гаҗәеп табигать күренә, көзге матур урманнар һәм калкулыклы туган ягыбыз Татарстанның гаҗәеп булуына тагын бер тапкыр инанырга мәҗбүр итә. Бу җирлек, укытучыларыбыз әйткәнчә, дошманнан саклану замогы буларак кулланылган икән. Корылмалар борынгы булуга кармастан, 21 нче гасырга кадәр үк сакланып калганннар, чөнки алар бик тә чыдам материаллардан эшләнгәннәр. Соңрак атаклы рус язучысы Марина Цветаеваның музее белән таныштык, тормыш юлы белән кызыксндык, аның аянычлы язмышы һәм иҗатының нинди булуын белдек. Без аның кабере янында да булдык, бу безнең өчен бик тә зур яңалык иде, чөнки бу язучы шагыйрәгә хөрмәтебез чиксез зур. Ә иң ошаганы Шишкин музеендагы картиналар иде. Без аның үз кулы белән ясалган картиналарын күрдек, аның караган көзгесеннән кардык, гомумән уен кораллары, тарихи язмалар белән таныштык. Аның күп кырлы иҗатының чынлап та зур бәягә ия булуына шигебез юк иде. Гаилә шәҗәрәсе белән дә таныштык, укыган китапларын күрдек. Шишкинның гүзәллеккә юл ачучы картиналарын күрү безгә зур яңалык иде. Соңрак мәхәббәт аллеясы аша уздык һәм зур шәхесләр укыган Алабуга педагогик университетын да күрергә җитештек. Атаклы бай Стахеев һәйкәле каршында фотога төштек. Шәһәрнең яңа өлешендәге мәйдандагы яңарышларга күз салдык, дини урыннарны күзәттек. Сәяхәтебезне дә нәк менә шунда тәмамладык. Сәяхәт безгә бик тә ошады. Шундый тарих һәм гүзәллек белән танышу безне илһамландырды. Шушы сәяхәткә алып барагннары өчен мәктәбебезгә, тарих укытучылары Рәсимә Мирзанур кызына һәм Рәмилә апа Әмировналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый сәяхәтләр тагын да күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.
Ахсанова Айсылу, 9 класс
Категория: Бәйрәмнәр | Просмотров: 896 | Добавил: kirovschool | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләсәң табарсың

Сораштыру
Сез мәктәпкә йөрергә яратасызмы?
Всего ответов: 65

Яңалыклар архивы

Статистика

Монда барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

::::::


Ахсан Нургалиев, Алсу Хантимирова. Кировская СОШ © 2024