Хөрмәтле укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм укучылар!
Сезне барыгызны да Яңа ел – 2010 нчы ел – Ак юлбарыс елы белән тәбрик итәбез! Бу елда Сезгә бары тик имәннәрдәй ныклы сәламәтлек, яңа яуган ак карлардай бәхет, Урал тауларыдай зур уңышлар, күктәге йолдызлар санынча шатлыклар гына юлдаш булсын. Киләсе көннәребез тыныч, матур, кайгы- хәсрәтләрсез булса иде. Яңа ел мөбәрәк булсын! |