Сайлагыз! |
|
|
Категоряләр |
|
|
Чатчык |
|
|
ClustrMaps |
|
|
Регистрация |
|
|
Календарь |
|
|
|
Главная » 2009 » Декабрь » 29 » Яңа елны кайда, ничек каршылыйлар?
17:46 Яңа елны кайда, ничек каршылыйлар? |
Яңа елны һәр илдә дә яраталар, аңа төрлечә әзерләнәләр, һәр ил халкы аны үзенчә каршы ала. Австралиядә Яңа ел 1 гыйнварда башлана, бу вакытта анда шулкадәр эссе ди, хәтта Кыш бабай белән Карсылу Яңа ел бүләкләрен су коену костюмыннан таратып йөриләр. Ә Индонезиядә Яңа ел октябрьдә була. Бар халык яңа ел костюмнарында ел буе китергән үпкәләре өчен бер-берсеннән ярлыкау сорау йөриләр. Кытайда Яңа ел бәйрәме ракеталар һәм шартлаткычлар авазыннан гөрләп тора. Элегрәк биредә шартлаткычлар ролен бамбук таяклары үтәгән. Менә Монголиядә Яңа ел бәйрәме терлекчелек бәйрәме белән тәңгәл килә икән. Яңа ел төнендә төрле ярышлар үткәрәләр, Яңа елны безнең кебек чыршы янында каршылыйлар. Әгәр дә Яңа елда Италиядә булырга туры килсә, йортлар яныннан урабрак узыгыз. Биредә яшәүче халыкның ышануларына караганда, 31 декабрь төнендә никадәр күбрәк иске-москы әйбер ыргытсаң, Яңа ел шулкадәр байлык китерәчәк икән. Румыниядә Яңа ел пирогларына кечкенә сюрпризлар (бакыр акча, фарфор сыннар, борыч, йөзек) салып пешерү йоласы бар икән. Әгәр пирогтан йөзек чыкса, ел бик бәхетле һәм уңышлы булачак. Ә менә борыч чыкканда ни көтәсен үзегез чамалыйсыздыр. Бездә бу бәйрәм балаларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмедер .Чөнки бу вакытта безгә күпме бүләк, тәм-том бирәләр. Әйдәзгез һәрберебез дә бу елның бары тик сәламәтлек, уңышлар алып килүен тәләп калыйк.
Шәйхелмарданова Әлфия. 8 класс. |
Категория: Төрлесеннән |
Просмотров: 2433 |
Добавил: kirovschool
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
Эзләсәң табарсың |
|
|
Сораштыру |
|
|
Яңалыклар архивы |
|
|
Статистика |
Монда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
:::::: |
|
|
|