2009 нчы елның соңгы аена да аяк бастык. Декабрь ае икенче чирекне тәмамлаучы ай. Шушы 4 ай эчендә мәктәбебез укучыларының һәм укытучыларының уку, сәнгать, спорт буенча зур булмаса да уңышлары бар. Математика, тарих, җәмгыять белеме, география, биология, химия, татар теле, рус теле, ТИН, физкультура, технология фәннәре буенча олимпиадалар булып үтте. ТИН фәне бунча 11 класс укучысы Гизетдинов Илгиз (укытучысы Ә.В.Шәйхелмарданов), француз теле буенча 11 класстан И.Гизетдинов, 10 класстан Ф.Валитова, 9 класстан Т.Илдаровалар (укытучысы Р.М.Касимов) призлы урыннар яулады.
Бу укытучыларны һәм укучыларны уңышлары белән котлыйбыз. Бу уку елында технология һәм ТИН укытучысы Ә.В.Шәйхелмардановка уңыш аеруча елмайды. Алабугада үткән технология фәне буенча республика конкурсында укучылары Ш.Кашапов (8 класс), И.Имамов (7 класс) 2 урын алып кайттылар. Шулай ук кызларыбыз И.Гиздуллина (9 класс), Н.Хафизова (8 класс) матур гына күрсәткечләр белән кайттылар (укытучысы Р.Ф.Хафизова).
Мәктәбебездә Илсөя Индусовна кебек музыкага чын күңеленнән бирелгән кеше булгач, гөрләп тора. Кызлар һәм егетләр ул җитшкләгән вокал, баян кебек түгәрәкләргә бик теләп йөри, бер генә концертһәм кичә дә алардан башка үтми. Бу форсаттан файдаланып бию түгәрәген җитәкләгән Роза апага, рәсем түгәрәген җитәкләгән Рушар абыйга һәм Илсөя апага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Сезгә тагын да зуррак уңышларга ирешеп, мәктәбебезнең данын үстетергә булышлык итүегезне теләп калабыз.
8 класс укучылары. |