Быел җәй көне 3-20 июньгә кадәр мәктәп яны "Урманай” ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде. Анда 40 бала ял итте. Өлкән вожатый – Җиһангирова Наилә Мисхатовна, отряд вожатыйлары – Самигуллина Фәйрүзә Инсафовна, Шаяхметова Лира Рафгатовна, физрук – Касыймов Ришат Мансурович, музыка укытучысы – Заһитова Илсөя Индусовна баларның ялын күңелле итеп оештырдылар.
- Мин быелгы җәйге ялымда "Урманай” лагеренда ял иттем. Лагерьда үземә яңа дуслар таптым. Лагерьда эшләгән абый-апалар безне үз балаларыдай якын күрделәр. Лагерь безне сихри дөньяга дәште. Көнебезне иртәнге гимнастикадан башладык. Табигатькә экскурсиягә чыктык.Туган ягыбызның төрле гүзәл почмакларын күрдек. (Салихова Динара)
- Безне Актанышка экскурсиягә алып бардылар. Паромда булдык, фонтан белән хозурландык, "Акчарлак” кафесенда тәмле ризыклар белән тукландык. (Рәшитов Илшат)
- Сөн буена ял итәргә бардык. Андагы гүзәллек онытылмаслык булып күңелләрдә калды. Су коенып, кызынып кайттык. (Рәшитова Алия)
- Мәктәптә укулар беткәч,
Безнең лагерь ачылды.
Укучылар бик шатланып,
Җыелышып килделәр.
Лагерьның исемен дә
Бик тиз уйлап таптылар.
"Урманай” лагеры дип
Бер тавыштан әйттеләр. (Камалова Гөлчәчәк)
- Бу җәйдә мин беренче тапкыр лагерьда булдым. Миңа бик ошады. Иң истә калган көн – ул Сөн елгасына төшеп коену булды. Көннәр бик эссе торганга күрә судан чыгасы да килмәде. Анда бик матур һәм рәхәт. Елга бик тирән булмаганга куркыныч та түгел. Безнең белән булган укытучыларга һәм вожатый апа-абыйларга бик зур рәхмәт. Алар безнең белән уйнадылар, ярдәм иттеләр. (Карамуллина Юлия)
- Безгә "Урманай” лагерында бик рәхәт булды. Иң ошаган көн ул – Алма-Ата урманына экскурсиягә бару булды. Элек анда авыл булган, безнең әби-бабайларыбыз шунда яшәгән. Әле хәзер дә йорт нигезләре, коймалары торып калган. (Хафизов Шәфкать)
- Без, бертуган Нәзилә һәм Алисә Сибгатуллиналар лагерьга бик теләп йөрдек. Анда бик тәмле ашаттылар, күңелле уеннар уйнаттылар, матур җырлар өйрәттеләр һәм төрле җирләргә экскурсиягә алып бардылар. Безгә аеруча Актанышта ошады. Без Агыйдел елгасы буенда ял иттек, паромга бардык. "Хәмит” чишмәсеннән су эчтек, фонтаннар карадык.
- Җәйге ялларны мин түземсезлек белән көтеп алам. Чөнки бу ялда мин ял һәм сәламәтләндерү лагерында уздырдым. Бу лагерьның исеме – "Урманай”. Анда миңа барысы да ошады: футбол уйнавы, Актанышка экскурсиягә бару, Сөн елгасында су керүләр. Анда эшләүче апа-абыйлар безнең белән гел ягымлы булдылар, повар апалар бик тәмле пешерделәр. Икенче елга да бу лагерь шулай матур булып калсын иде. (Галләмов Илназ)
|