Бүген 18 нче февраль көнне Киров урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты
укытучыларының районара семинары булып узды.Актанышка күрше Минзәлә районының
Татар Мөшегесе мәктәбе укучылары һәм укытучылары килде. Семинар кызыклы һәм бай
эчтәлекле булды. Мәктәп директоры Гөлназ Вәлиева килгән кунакларны мәктәп белән
таныштырганнан соң, 21 нче февраль -Халыкара телләр көне уңаеннан укучылар
чыгышы каралды." Тукай теле-Туган тел" исемле әдәби музыкаль кичә тәкъдим
ителде. Очрашуның кульминацион өлеше булып ике район укучылары катнашында " И
туган тел, и матур тел" интеллектуаль уен булды. Укучылар татар телен, татар
халкының традицияләрен, тарихын белү буенча көч сынаштылар. Соңыннан педагоглар
татар телен, әдәбиятын укыту буенча фикер алыштылар. Очрашу бәйрәм өстәле
артында дәвам итте. Бәйрәм ашы-кара-каршы дигәндәй, Минзәлә куршеләребез
актанышлыларны тәҗрибә уртаклашырга үзләренә чакырып киттеләр. |