1-10 октябрь Киров урта мәктәбендә “Өлкәннәр ункөнлеге” дип игълан ителде. Эш план нигезендә алып барылды. Һәр класска ялгыз әби-бабайлар бүленеп бирелде: 1 класс – үз әби-бабайлары, 2 класс – Фәридә апа, 3 класс – Надежда апа, 4 класс – Сания апа, 5 класс – Шаһидә апа, 6 класс – Клара апа, 7 класс – Махфуза апа, 8 класс – Саҗидә апа, 9 класс – Хәмидә апа, 10 класс – Габдулла абый, 11 класс - Әдибә апа. Укучылар дәресләрдән соң алар янына барып хәлләрен белеп, чәчәкләр бирделәр һәм ярдәм итеп кайттылар. Күп елларын мәктәптә эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучыларга: Кирамова Әфүзә апа, Хамидуллина Мәдәния апа, Мирсалихова Разия апа, Аюпова Фәридә апа, Сәетова Зәйнәп апа, Зәкиев Нурулла абый, Разов Миргаяз абый, һәм техник эшчеләргә: Баянова Людмила апа, Шарина Гүзәлия апа, Ялалова Глүзә апа, шулай ук укучылар класс җитәкчеләре белән барып чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр.
3 октябрь көнне авыл мәдәният йортында “Нурлы булсын күңел көзләре” дип исемләнгән концерт оештырылды. Сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар җырлар һәм биюләр белән катнаштылар. |