Кышкы кояшлы салкын көндә Актаныш агрофирмасының Киров бүлекчәсе пешекчеләре Ләйсән Сираҗиева һәм Зөһрә Карамуллина пешергән коймактан һәм кайнар чәйдән авыз итеп, авыл халкы Киров мәдәният йортына узды. Спартакиаданы Киров
авыл башлыгы Айваз Әбелсөгыт улы Гафуров ачып җибәрде.
Җирлегебездә елдан – ел популярлашкан 5 нче тапкыр узган кышкы Спартакиадада
Актаныш агрофирмасының «Киров» бүлекчәсе, СОМ заводы, Киров урта мәктәбе
укытучылары, шәхси эшмәкәрләр, авыл советыны командалары үзара көч
сынашты. Спартакиада чаңгы эстафетасы белән башланып китте. Эстафетада 1
нче урынны – мәктәп коллективы, 2 нче урынны- шәхси эшмәкәрләр, 3 нче
урынны - Киров авыл советыхезмәткәрләре
яулады. |