Киров урта мәктәбендә хокук бозуларны булдырмау отрядының эшчәнлеген күрсәтү максатыннан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Очрашуда Актаныш районы эчке эшләр бүлегенең бәлигъ булмаганнар инспекциясенең өлкән инспектор Ахунова А.А., шул ук бүлекнең инспекторы Хакимуллин Р.Р., эчке эшләр бүлегенең җәмәгатьчелек белән эшләү хезмәткәре Хисмәтова А.Г.ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Шәехов А.Р. килделәр.Балалар бакчасы тарафыннан сәхнәләштерелгән күренеш (җитәкчесе Ахсанова Венера Сергей кызы), башлангыч класс укучылары (нәфис сүз )һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен бүләк иттеләр. "Тюльпан" отряды үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырылар һәм ике команда арасында бәйге үткәрелде.
Әзерләүчеләр- ОБЖ укытучысы Шәйхелмарданов Ә.В.,
педагог-организатор Хантимирова А.А.,
тәрбия эшлзре буенча директор урынбасары Җиһангирова Н.М |