Шимбә
20.04.2024
12:10
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Кировская средняя школа
Главная Регистрация Вход
»
Сайлагыз!

Категоряләр
Спорт [7]
Мероприятиеләр [26]
Семинарлар [5]
Имтиханнар [4]
Бәйрәмнәр [9]
Мәктәп сулышы [6]
Төрлесеннән [9]
Котлаулар [7]
Конкурслар [4]
Ярышлар [4]

Чатчык

ClustrMaps
Locations of visitors to this page

Регистрация

Календарь
«  Май 2011  »
ДүСиЧәрПәнҖомШимЯк
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031

Главная » 2011 » Май » 25 » матур бер мизгел
18:50
матур бер мизгел

                                                           Һәркемнең балачагы сөекле мәктәп еллары белән бәйледер. Анда үткән һәрбер матур мизгел күңелдә матур хатирәләр булып истә кала. Мәктәбебездә быелгы "Соңгы кыңгырау ” бәйрәме бигрәк тә истәлекле булды. Урта мәктәп булып оешканнан соң беренче чыгарылыш укучылары җыелды мәктәбебезгә. 40 ел вакыт үтеп тә киткән. Кемнәр генә юк араларында : гади эшче дә, врач, укытучы да, инженер, эшмәкәр дә. Бәйрәмдә мәктәпнең беренче директоры Георгий Яковлевич, укытучылар – Махфуза апа, Роза Асляховна, Светлана Зәкәриевна, Мәдәния Мансуровна, Әфүзә Мирзахметовна, Зәйнәп Зәкәриевналар катнашты. Алар үзләре укыткан укучылары белән очрашканда нинди хисләр кичергәннәрдер... Һәрберсенең йөзендә матур елмаю, күзләрендә сөенечле күз яшьләре иде. Һәрберсе үткәннәрне искә алды. Хәзерге яшь буынга матур, үткен фикерләрен җиткерергә ашыкты. Алар тарафыннан мәктәпкә һәм мәктәпне тәмамлаучы 6 укучыга истәлек бүләкләре тапшырылды. Яңадан очрашу мул табын артында дәвам итте. Иске мәктәп урынында куелган истәлек-һәйкәлне дә шушы класс укучылары төзегән иде. Бу көнне дә алар шунда килеп чәчәкләр салып, фотога төштеләр. Иске мәктәпне сагынып искә алдылар. Инде араларыбызда булмаган укытучы - ветереннарыбызның каберләренә зират кылдылар. Очрашуның матур бер мизгеле, күңелләрдә калсын уелып, Соңгы кабат булмас-язган булса, Күрешербез кабат җыелып! – дип, оештыручы классташларына, мәктәп коллективына зур рәхмәтләр әйтеп, матур фикерләр, күңелле хисләр белән таралышты алар. Әйе, шушы матур бер мизгел, без – яшь буынга олы тәрбия чарасы булды.

Категория: Мероприятиеләр | Просмотров: 1225 | Добавил: kirovschool | Рейтинг: 2.8/5
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләсәң табарсың

Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 80

Яңалыклар архивы

Статистика

Монда барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

::::::


Ахсан Нургалиев, Алсу Хантимирова. Кировская СОШ © 2024